Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Еникеев Ильнур - Моңлану - (Разиль Валеев сүзләре, Луиза Батыр - Болгари көе, аранжировка - Ильмир Азгамов) | Текст песни

Синең җырың — минем җырым иде,
Синең язмыш — минем язмышым.
Ул җырларны хәзер ялгыз җырлыйм…
Мин ялгыштым, ахры, мин ялгыштым.
Мин ялгыштым, ахры, ялгыштым.

Сине күрми торган чакларымда
Офыкларда иде карашым.
Көпә-көндез бүген кояш батты…
Мин адаштым, ахры, мин адаштым.
Мин адаштым, ахры, адаштым.

Ялгызларны бәхет читләп үтә…
Үз-үземне ничек юатыйм?
Сине түгел бүген, мәхәббәтне
Мин югалттым, ахры, мин югалттым,
Мин югалттым, ахры, югалттым.

Другие названия этого текста
  • Еникеев Ильнур - Моңлану - (Разиль Валеев сүзләре, Луиза Батыр - Болгари көе, аранжировка - Ильмир Азгамов) (0)
  • РАФИЛЬ ГАЛИМУЛЛИН - МОНЛАНУ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-