И, Ходай, исәнлек бир!
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине,
Җаныем, төшермәм гомергә.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда - салкыны, карлары,
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Онытма, җаныем, мин барын.
Кушымта.
Без икәү - бербөтен, син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән.
Мәхәббәт - мәңгелек табышмак.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә.
И, Ходай, исәнлек бир син безгә!
Другие названия этого текста
- Радик Юлъякшин - И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе) (1)
- Радик Юлъякшин - И, Хоҙай, иҫәнлек бир! (Рәмил Сурағол һүҙ., Ризуан Хәкимов көйө) (0)
- Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов - И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе) (0)
- Ризван Хәкимов - И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе) (0)
- Гөлдания Хайруллина - И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе) (0)
- Виталий Кобра - Композитор и поэт-песенни_9074 (0)
- Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов - И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1