Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Зө-ләй-лә - Жан ярам | Текст песни

Йөрәгемә якын кеше булып бөтен барлыгымны биләдең.
Күк капусын ачып кергән идем.
Айда дигәч, айга менгән идем.
Үзең дәштең, үзең дәштең миңа,
Үзең дәштең – үзең килмәдең.
Үзең дәштең, үзең дәштең миңа,
Үзең дәштең – үзең килмәдең.

Көндезләрен шәм яндырып эзлим,
Төннәремдә айга ялварам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Төзәлмәслек минем җан ярам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Мәңге төзәлмәслек җан ярам.

Ай янында якты йолдыз булып,
Зөhрә йолдыз булып син янсаң,
Хисләремнән ефәк баскыч үреп,
Синең янга мин дә менәр идем,
Яннарыңда, яннарыңда миңа,
Яннарыңда урын таба алсаң.
Яннарыңда, яннарыңда миңа,
Яннарыңда урын таба алсаң.

Көндезләрен шәм яндырып эзлим,
Төннәремдә айга ялварам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Төзәлмәслек минем җан ярам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Мәңге төзәлмәслек җан ярам.

Другие названия этого текста
  • ♫ Зө-ләй-лә - Кондезлэрен, шэм яндырып озлим, тоннэрен дэ айга ялвырам!!! (0)
  • ♫ Зө-ләй-лә - Жан ярам (0)
  • Зо-лэй-лэ - Жан ярам (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-