Чишмә янын тал ярата, ә таллыкны сандугач.
Чишмә юлын бик яратам, бик яратам, син узгач. Ай!
Чишмә үбә иреннәрең, ә мин – салкын чишмәне.
Көн дә шулай үбешәбез. Серемне мин чишмәмен!
Чишмә суы басмый икән яшерен сөю ялкынын.
Үзең килеп бер үпсәңче, терелер идем, алтыным.
Күпме шулай үпкәнмендер син дип салкын чишмәне:
Томау төште борыныма, тавыш әллә нишләде.
Доктор әйтә: “Үбешүләр киткән, ахыры, бик күпкә,
Мәхәббәтең ялкыныннан ялкын сулган ди күккә!” О-о-о!
Чишмә суы басмый икән яшерен сөю ялкынын.
Үзең килеп бер үпсәңче, терелер идем, алтыным.
♫ Зө-ләй-лә еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1