Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зө-ләй-лә - Жуйдым сине | Текст песни

Салкын чишмәләрдән су эчсәм дә,
Җаным тынмас, сусау бетмәс инде.
Дәрьяларга төшкән энҗе кебек
Җуйдым инде сине, җуйдым сине.
Дәрьяларга төшкән энҗе кебек
Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Бәхетебезне кайчан күпсенде дә
Бар дөньяга сипте вакыт җиле.
Көннәремнән түгел, гөлләремнән
Җуйдым инде сине, җуйдым сине.
Көннәремнән түгел, гөлләремнән
Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Иртә шиңгән назлы гөлләр кебек
Ник сүрелде күңел, нигә сүнде?
Күзләремнән түгел, күңелемнән
Җуйдым инде сине, җуйдым сине.
Күзләремнән түгел, күңелемнән
Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Җуйдым бит! Җуйдым бит!
Җуйдым сине!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-