Канатланып кайтып киләм Сызылып таңнар атканда, Иң бәхетле кеше булам Туган якка кайтканда. Гөрләп тора авылларда Җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны Кичке гармун моңнары. Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар, Чиккән сөлге колгаларда Батырларга җыйганнар. Гөрләп тора авылларда Җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны Кичке гармун моңнары. Җыелыша бар туганнар Ата-ана йортына. Җәй бәйрәме, хезмәт туе – Әйдә Сабан туена! Гөрләп тора авылларда Җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны Кичке гармун моңнары. Әйдә, әйдә Сабан туена!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1