Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Зө-ләй-лә - Канатлар | Текст песни

Кошларның канатын кисмәгез,
Очсыннар биектә, иректә.
Иректә аларның кодрәте,
Тылсымлы көчләре иректә.

Җилпенеп уйнасын канатлар
Киңлектә, тантана юлында,
Офыктан офыкка күчсеннәр
Коенып якты нурында.

Ник оча дисезме кошларны?
Ни эзли талпынып тын гына?
Көй эзли бер кунып сайрарга,
Өр-яңа көй эзли, җыр гына.

Җилпенеп уйнасын канатлар
Киңлектә, тантана юлында,
Офыктан офыкка күчсеннәр
Коенып якты нурында.

Җыр эзли күкләрне иңрәтеп
Тынгысыз хисләре юлында.
Битараф булмагыз таңнарда,
Сайраса кошкайлар. Моң гына!

Җилпенеп уйнасын канатлар
Киңлектә, тантана юлында,
Офыктан офыкка күчсеннәр
Коенып якты нурында.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-