Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Зө-ләй-лә - Канәфер | Текст песни

Ак канәфер, пакь канәфер – сафлыгы күңелемнең,
Сиңа бүләк итәргә дип мин аларга үрелдем.
Бүләк иткән канәферне син нигәдер алмадың,
Бер аңар hәм бер үземә мөлдерәтеп карадың.

Ак канәфер генә җыйдым, кагылмадым күгенә,
Нигә өзеп алганыма үкенәмен бүген дә.
Ак канәфер генә җыйдым, кагылмадым күгенә,
Нигә өзеп алганыма үкенәмен.

Бүләк иткән канәферне син нигәдер алмадың,
Бер аңар hәм бер үземә мөлдерәтеп карадың.
Канәфер үскән бакчага юкка гына кердем мин.
Гомер дигәне бик кыска, “Нигә өздең?” дидең син.

Ак канәфер генә җыйдым, кагылмадым күгенә,
Нигә өзеп алганыма үкенәмен бүген дә.
Ак канәфер генә җыйдым, кагылмадым күгенә,
Нигә өзеп алганыма үкенәмен бүген дә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
    Нет видео
    -