Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зө-Ләй-Лә - Пар балдаклар | Текст песни

Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез,
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез.
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә,
Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез,
Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез.
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен,
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.

Кадерле кәләш белән кияү!
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

Другие названия этого текста
  • Зө-Ләй-Лә - Пар балдаклар (1)
  • Золайла - Пар балдаклар (0)
  • зуляйля - пар балдаклар (0)
  • Золэйлэ - Пар балдаклар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Ренат Ибрагимов . Ай беле белем Ренат Ибрагимов . Ай беле белем
    Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар - Duration: 4:08. by Kunakclub 2,483 views. 4:08. Play next; Play now. Зейн ...
  • Мясум Файзуллин - Тал бересе (Жомга) Мясум Файзуллин - Тал бересе (Жомга)
    Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар - Duration: 4:08. by Kunakclub 2,483 views. 4:08. Play next; Play now. Ирфан ...