Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөлфәт Хәким - Юлларда бозлавык | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Зөлфәт Хәким – Юлларда бозлавык

Бозлавык юлымда, язмышым кулымда,
Бикләдем мин салкын өемне.
Давылдан да зәһәр, буранласа әгәр
Башымдагы уйлар өере.

Мин чабам еракка, яктырак тарафка,
Ник болай тайгак соң бу юллар?
Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?!
Артымда сагынып кем елар?!

Яшәүнең мәгънәсен беркайчан белмәссең,
Мин аңа көн саен тартылам.
Яңасын ачаммы, үземнән качаммы,
Абынам да, кабат талпынам.

Мин чабам еракка, яктырак тарафка,
Ник болай тайгак соң бу юллар?
Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?!
Артымда сагынып кем елар?!

Караңгы көннәрдән, качкандай җеннәрдән,
Мин чабам еллардан-елларга.
Уйлыймдыр янәсе, яшәүнең мәгънәсе,
Үтү дип бу тайгак юллардан.

Мин чабам еракка, яктырак тарафка,
Ник болай тайгак соң бу юллар?
Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?!
Артымда сагынып кем елар?!

Бозлавык юлымда, язмышым кулымда,
Бикләдем мин салкын өемне.
Давылдан да зәһәр, буранласа әгәр
Башымдагы уйлар өере.

Мин чабам еракка, яктырак тарафка,
Ник болай тайгак соң бу юллар?
Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?!
Артымда сагынып кем елар?!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-