Нинди кәрван килә шәрыктан?
Бу тарафта нәрсә югалткан?
Нинди сур эндәшә ерактан?
Күк һәм җир тоташкан офыктан.
Артта калды яман гасырлар
Калкытса да язмыш чатырлар.
Ай яктырткач юлны табарлар.
Тарих буйлап килә татарлар.
Җик күп гаеп-хата киткәндер,
Безне тарих гафу иткәндер.
Бу олы юл безне илтәдер
Мәңгелеккә, мәңгелеккәдер.
Зөлфат Хаким еще тексты
Другие названия этого текста
- Зөлфат Хаким - Татарлар килә (0)
- Айкай - Татарлар килә (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1