Күз яшьләре булып яңгыр ява.
Ник елыйсың, болыт,елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.
Карлы яңгыр,карлы яңгыр
Тәрәзәгә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит" дип сорама.
Белмисеңдер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәлегем күңелем.
Өзелергә торган сары яфрак,
Ялгыз калган яфрак мин бүген.
Онытырга телим, мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем күзләрем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек түзәрмен?
Зөфәр Хәйретдинов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1