Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөфәр Хәйретдинов - "Мин булмам..." | Текст песни

Аһ,бу көзге кичнең зәңгәрлеге,
Урамнарга сихри моң тулган.
Айлы кичтә балкып килер идем
Диярсең дә - инде мин булмам.

Шаулы язда нинди могҗиза бу?-
Таулар итәгендә ак томан.
Томаннардан эзләп табар идем
Диярсең дә - инде мин булмам.

Ялгызлыктан өшегән чагың булыр,
Ялварырсың, дустым: "Мин туңам".
Йөрәк җылың белән җылыт мине
Диярсең дә - инде мин булмам...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-