Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөфәр Хәйретдинов - Пар алма | Текст песни

Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларыңда иде пар алма.
Төшләремә кереп һәр көн шулай
Таң атуга китеп югалма.

Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Пар алмадай, пар алмадай иде,
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Пар алмадай бигрәк татлы булып,
Төшләремә минем керәсең.

Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Җанга явар бары салкын көзләр
Бар төсләрне җиргә тигезләр.
Төшләремдә күргән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп

Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Зөфәр Хәйретдинов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Зөфәр Хәйретдинов - Пар алма (0)
  • З.Хайретдинов+А.Хисамиева - Пар алма (0)
  • Радиф Зарипов и Айгуль Сагинбаева - Пар алма (0)
  • Народная - Пар алма (Минус)Эльвира Хаматнурова г.Уфа (0)
  • Айдар Галимов - Пар алма(минус)2 (0)
  • Зөфәр Хәйретдинов - Пар алма (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2