Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зайнап Фархетдинова - Гаепләмә | Текст песни

Хатлар язам сиңа хатлар язам
Әллә барып җитә, әллә юк
Җавап көтәм, хаман борчыламын
Күңелемдә бердә тынгы юк

Гаепләмә мине гаепләмә
Авыр миңа, шуны аңла син
Җавап язма, ләкин ныклап уйла
Үкенечкә, иркәм, калмасын

Хатлар язам сиңа тагын язам
Аңла иркәм әле соң түгел
Соңгы хатым бәлки шушы булыр
Минем дә бит йөрәк боз түгел

Гаепләмә мине гаепләмә
Авыр миңа, шуны аңла син
Җавап язма, ләкин ныклап уйла
Үкенечкә, иркәм, калмасын

Другие названия этого текста
  • Зәйнәп Фәрхетдинова - Гаепләмә (0)
  • Зайнап Фархетдинова - Гаепләмә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-