Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Закир Шаһбан - Кичер мине әнкәй, гафу ит | Текст песни

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй,
бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:

Иртәгә, бәлки, булыр дип.
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Закир Шаһбан еще тексты


Другие названия этого текста
  • Закир Шаһбан - Кичер мине әнкәй, гафу ит (0)
  • Гульназ Хабирова-Рахманова - Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Г.Идрисов сүз. Рим Хәсәнов муз. Марат Сабиров аранж. (0)
  • Закир Шаһбан - Кичер мине әнкәй, гафу ит (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1