Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Закир Шаһбан - Кайда син, гармун? | Текст песни

Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?

Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.

Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда сиң гармун, кайда син, гармун?

проигрыш

Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Кавышсын парлар, табышсын ярлар,
Кайда сиң гармун, кайда син, гармун?

Закир Шаһбан еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-