Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Закир Шаһбан - Кичер мине, әнэкәй...(А.Хөсәенов муз.) | Текст песни

Кушылып җырлагыз!
Кичер, әнкәм, ачуланма!
Азат Хөсәенов көеИлсур Хөснетдинов сүзләре
Әнкәм, башым иям синең алда,
Бурычларым, бәлки, азаер.
Күзләремә карап, балам, диеп
Миңа тагын бер ул елмаер.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Тирәнәйгән синең күз төпләрең,
Кайгы-сагыш баскан аларны.
Нишләп була, кем юата ала
Ак чәчләре баскан ананы?!

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Әле кайтыр синең балаларың,
Җыелышыр түшәк яныңа.
Яннарыңда, әнкәм, калыр идем,
Әгәр җылы булса җаныңа.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Закир Шаһбан еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-