Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.
Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?
Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.
Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?
Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Ярлар табышсын, парлар кавышсын,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?
Закир Шахбан еще тексты
Другие названия этого текста
- Әлфис Кыямов - Кайда син гармун (2)
- Закир Шахбан - Кайда син гармун (1)
- Закир Шаһбан - Кайда син, гармун? (0)
- Алфис Кыямов - Kaida sin, garmun (0)
- Тат. - Кайда син гармун (0)
- Минусовка - Закир Шахбан - Кайда син гармун (0)
- Закир Шахбан - Кайда син гармун
http://vkontakte.ru/app1841357 (0)
- Заман егетлэре - Кайда син гармун (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1