Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.
Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!
Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен...
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!
Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.
Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
...Агыла да болыт агыла...
Закиров Рөстәм еще тексты
Другие названия этого текста
- Гильфанова Эльмира - Агыла да болыт, агыла (1)
- Закиров Рөстәм - Агыла да болыт, агыла (0)
- Рөстәм Закиров (Рустам Закиров) - Агыла да болыт, агыла (0)
- Рөстәм Закиров - Агыла да болыт, агыла (0)
Сейчас смотрят
- Закиров Рөстәм - Агыла да болыт, агыла
- Неизвестный исполнитель - тупо секс,С тем,кого ты ненавидишь,но не можешь бросить,С тем,кто свой взгляд на меня косит,С тем,кого ночами черти носят,С тем,кто давит постоянно на жалость Знает,что...
- Rachel Lampa - When I Fall
- Витя АК & Tip (2В1 2) - Гроза
- Pulp - Stacks
- 1. 30 Seconds to Mars - Attack (A Beuatiful Lie)
- Берег истины-2 - Как песок сквозь пальцы
- Надя Смешная [V.A. Music] - На красной планете
- Z-Ro - T.H.U.G.
- Рапунцель (песня мачехи) - Мама умней
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1