Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Залия Шайхетдинова - Жавапсыз мэхэббэт | Текст песни

Очраштык без ,иркәм,синең белән
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Безгә гомерлеккә бәхет теләп
Җәйге җылы яңгыр яуганда.
Ул көнне мин шундый көткән идем.
Җанны телде сөю ялкыны.
Безнең сөю салават күперенең
Җиде төсе булып балкыды.
Күпме генә өзелеп яратсам да
Кавышулар насыйп булмады.
Көтмәгәндә кинәт әллә кая
Алып китте язмыш юллары.
Ул көнне мин шундый көткән идем.
Җанны телде сөю ялкыны.
Безнең сөю салават күперенең
Җиде төсе булып балкыды.
Кайтып булмый кабат үткәннәргә
Киттең йөрәгемне яралап.
Синең аваз килә ераклардан
Яңгыр тавышларын аралап.
Ява яңгыр , ява, елый -елый
Син еракта хәзер ,еракта.
Елый яңгыр яңгырларга кушылып
Елый сыман минем йөрәктә.

Залия Шайхетдинова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-