Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы. -2р
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы. – 2р
Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелемдә.-2р
Төннәрен яктырткан ай шикелле
Булсаң иде язмышым күңелендә.-2р
Урманнарда йөрдем бер ялгызым,
Баласын җуйган болан эзеннән.-2р
Башларым әйләнеп китте кинәт,
Башканы сөям дигән сүзеңә.-2р
Заман егетләре еще тексты
Другие названия этого текста
- Заман Егетлэре - Урманнарда йөрдем иркен сулап, Бигрәк хуш исле нарат ылысы. -2р Йөрәк яраларын төзәтәдер Күз карашкайларыңның җылысы. – 2р Урманнарда йөрдем җәйге таңда, Басылм (0)
- Заман егетләре - Урманнарда йөрдем (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1