Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы.
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы. – 2р
Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелемдә.
Төннәрен яктырткан ай шикелле
Булсаң иде язмышым күңелендә.-2р
Урманнарда йөрдем бер ялгызым,
Баласын җуйган болан эзеннән.
Башларым әйләнеп китте кинәт,
Башканы сөям дигән сүзеңнән.-2р
Заман еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1