Чыгарсыңмы каршы алырга
("Җыр булсын юлдашагыз" альбомы)
ft. Закир Шаһбан
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?
Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?
Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?
Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
Заман еще тексты
Другие названия этого текста
- Заман - Чыгарсыңмы каршы алырга ("Җыр булсын юлдашыгыз", 1996) (0)
- Заман - Чыгарсыңмы каршы алырга (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1