http://vk.com/tat_folk
Сара Садыйкова көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Син яшь, диләр, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.
Син шат, диләр, һәрвакыт шат күңелле, диләр,
Шат күңелле булуыңның серен әйт, диләр.
Күңелем шат, чөнки, дуслар, яшим мин бәхет илендә,
Чәчәк аткан гөлбакчадай туган җиремдә.
Син бик уңган, карлыгачтай бик җитез, диләр,
Колхоз кырларында эшләп үстеңме, диләр.
Эшләп үстем, дусларым, мин тургайларның җырын тыңлап,
Шуңа күрә тургай сыман яшим мин җырлап.
Зифа Басыйрова еще тексты
Другие названия этого текста
- Наҗия Мусина - Яшь күңел (0)
- Зифа Басыйрова - Яшь күңел (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1