Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зәйнәп - муз. Р.Фатахова сл.Ф.Яруллина. - Яратып бер кара әле...... | Текст песни

1. Яратып бер кара әле күзләремә
Карашыңнан ут сирпелсен йөзләремә.
Шушы утның очкынын да сүндермичә
Алып кереп китим әле көзләремә.
Шушы утның очкынын да сүндермичә
Алып кереп китим әле көзләремә.

2. Көзләремнең озын салкын кичләрендә
Соңгы күмер сүнгән чакта мичләремдә.
Шушы уттан бәлки җылы алырмын да
Бер талпынып куяр мин хисләремдә.
Шушы уттан бәлки җылы алырмын да
Бер талпынып куяр мин хисләремдә.

3. Кабына алмам, табына алмам беләм ансын,
Йодрык кадәр йөрәк тагын күпме янсын.
Ә шулай да иң ахыргы җырым өчен
Күкрәгемдә бер булсада очкын калсын.
Ә шулай да иң ахыргы җырым өчен
Күкрәгемдә бер булсада очкын калсын.

4. Яратып бер кара әле күзләремә
Карашыңнан ут сирпелсен йөзләремә.
Шушы утның очкынын да сүндермичә
Алып кереп китим әле көзләремә.
Шушы утның очкынын да сүндермичә
Алып кереп китим әле көзләремә.

Зәйнәп - муз. Р.Фатахова сл.Ф.Яруллина. еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-