https://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular
И, Ходай, исәнлек бир!
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине,
Җаныем, төшермәм гомергә.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда - салкыны, карлары,
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Онытма, җаныем, мин барын.
Кушымта.
Без икәү - бербөтен, син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән.
Мәхәббәт - мәңгелек табышмак.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә.
И, Ходай, исәнлек бир син безгә!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1