Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зәйнәп Фәрхетдинова - Суга гына киткән әнием | Текст песни

1. Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

2. Юл буенда үскән чәчәкләрдән
Кайда әни, диеп сорыймын.
Ак чәчәкләр миңа җавап бирә:
«Соңлагандыр бераз, мөгаен».

3. Су буенда үскән тал кызлары
Әнкәм көен әллә көйлиләр.
Алар белә: суга диеп киткәч,
Мәңгелеккә китми әнкәйләр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-