Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зәйнәп Фәрхетдинова - Яратыйк (tv rip) (М Газетдинов кое, Р Чурагулов суз) | Текст песни

Уфтану зарлардан арыныйк,
Йөрәккә яңы җыр кабызыйк.
Җыр булсын зур хисләр кулында,
Яктырсын дөнъялар мәхәббәт җырыннан.

Яратыйк гомерне, яратыйк дөнъяны,
Җан атып, яратып, торган җан-дусларны.
Яртыйк ярларны, сайлаган парларны,
Газиз ил-ватанны, газиз аналарны.

Туганга, җан-дуска, җан атыйк,
Нәселне, ыруны яңартыйк.
Җыр калсын киләчәк буынга,
Туганлык, саф-хисләр, мәхәббәт турында.

Яратыйк гомерне, яратыйк дөнъяны,
Җан атып, яратып, торган җан-дусларны.
Яртыйк ярларны, сайлаган парларны,
Газиз ил-ватанны, газиз аналарны.

Яктылык турында гел уйлыйк,
Яхшылык турында җыр җырлыйк.
Җыр тусын, моң булсын түрендә
Ал гөлләр, саф хисләр яшәсен күңелдә.

Яратыйк гомерне, яратыйк дөнъяны,
Җан атып, яратып, торган җан-дусларны.
Яртыйк ярларны, сайлаган парларны,
Газиз ил-ватанны, газиз аналарны

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-