Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөлфия-Җәвит Шакировлар - "Кил,иркәм, мәңгегә" | Текст песни

Бел, көтәм килерсең әле, дип,
Тылсымлы мәхәббәт хакына.
Хыялда очамын ашкынып
Күкләрнең җиденче катына.

Көтәмен өзелеп, тилмереп,
Сагындым кулларың җылысын.
Кил, иркәм, кил инде мәңгегә,
Кадерләп сөюнең олысын.

Бел,көтәм килерсең әле, дип,
Җилләргә-давылга карамый.
Язмышлар әйләнсен, яз килсен,
Сөюене рәнҗетү ярамый.

Бел, көтәм килерсең әле, дип,
Киртәләр булса да, кайгырма.
Ходай бергә үзе кушкан ул,
Гомергә гел бергә булырга.


Другие названия этого текста
  • Шакировтар - Кил, иркәм, мәңгегә (1)
  • Зөлфия-Җәвит Шакировлар - "Кил,иркәм, мәңгегә" (0)
  • Сагындым кулларын жылысын... - "Кил иркәм, мәңгегә" (0)
  • Зульфия & Жавит Шакировлар - Кил, иркэм, мэнгегэ (0)
  • Зөлфия-Җәвит Шакировлар - "Кил,иркәм, мәңгегә" (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-