Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөлфәт Вәлиуллин - Сөеклем | Текст песни

Суыкларда битләреңне, чеметәем сөеклем,
Көйләр көйләп сагышыңны киметәем, сөеклем.
Кулларыңа кулны биреп, сине бардан артык күреп,
Гомер юлын синең белән мин үтәем, сөеклем.

Иңнәреңә шәлләр булып сарылаем, сөеклем,
Билләреңә каеш булып уралаем, сөеклем.
Сине шулай, кочып-кочып, яннарыңа коштай очып,
Һәр таң саен, һәр кич саен мин киләем сөеклем!

Кара төнне юлларыңа нур сибәем, сөеклем.
Битеңдәге күз яшедәй, мин кибәем, сөеклем.
Авыр чакта терәк булып, күкрәгеңдә йөрәк булып,
Синең өчен, мизгел саен мин тибәем, сөеклем.

Һәр төн саен, тезләремдә йоклтаем, сөеклем.
Чәчләреңне сыйпый-сыпый уятаем, сөеклем.
Таһир - Зөһрә кебек өзлеп, Ләйлә - Мәжнүн кебек шашып.
Сине генә хисләр ташып, яратаем, сөеклеп.

Зөлфәт Вәлиуллин еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-