Көнне төннәр алыштырган чакта,
Син киләсең минем уема.
Кулларыңнан тотып сине назлап,
Кочар идем җылы куйныма.
Син көй булсан, тыңлар идем,
Тыңлар идем сине иртә-кич.
Күңлемдәге изге хисләремне,
Тоя алмас башка беркем һич.
Керфек кагып әгәр күз сирпесәң,
Кайгы, хәсрәт, барсы онтыла.
Син сизмисең, минең күңелемдә
Меңнәрчә йолдызлар атыла.
Дәшә алмыйм, кыймыйм, юк батырлык,
Бул минеке генә дияргә.
Ник очраттым сине, син елмайдың?
Ник өйрәттең мине сөяргә?
Зөлфәт Вәлиуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1