Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөлфәт Хәким - Болгар кызы | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Әй-һәй-һәй, Болгар кызы...
Минем татлы хыялымда
Син кайлардан пәйда булдың?..
Әй-һәй-һәй, Чулман кызы...
Күпме гасырларны узып,
Мин бит сиңа гашыйк булдым.

Нинди могҗиза!.. –
Насыйп булды кавышырга.
Ничек җитте кыюлыгың, Болгар кызы,
Гасырларда адашырга?

Әй-һәй-һәй, Болгар кызы,
Нинди җырлар җырлыйм сиңа –
Бу заманны аңларсыңмы?
Әй-һәй-һәй, Чулман кызы,
Гомеремнең ахырына
Мине озата барырсыңмы?..

Нинди могҗиза!.. –
Насыйп булды кавышырга.
Ничек җитте кыюлыгың, Болгар кызы,
Гасырларда адашырга?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-