Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зо-лэй-лэ - Жайге сабан туе | Текст песни


Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда.

Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар,
Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар.

Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына.
Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена!

Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

Әйдә, әйдә Сабан туена!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-