- Тексты песен
- Зо-Лэй-Лэ-Пар балдаклар
- ♥♥♥ Чын кунелдэн котлыйбыз сезне!))Бэхетле булыгыз))**Сез икегез матур бер жыр тосле. Син сузлэре булсан,ул -кое. Балкытыгыз якты кояш итеп язмыш булэк иткэн союне!!! ♥♥♥
Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез,
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез.
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә,
Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.
кушымта:
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

2) Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез,
Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез.
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен,
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.
кушымта:
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
3) Кадерле кәләш белән кияү!
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!
кушымта:
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Зо-Лэй-Лэ-Пар балдаклар еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1