Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез, Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез. Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә, Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез, Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез. Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен, Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.