Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Золфия Минхажева - Милэшкэем | Текст песни

Өй каршындагы миләшем,
Минем якын сердәшем.
Чуалса фикер, хисләрем
Аның белән серләшәм.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың.
Сөйлә миңа, яшермичә
Иң кадерле уйларың, миләшкәем.

Иңнәреңә сөяләм дә,
Күзләреңә текәләм.
Юксынуга сер бирмичә,
Көтәсеңне мин беләм.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың.
Сөйлә миңа, яшермичә
Иң кадерле уйларың, миләшкәем.

Аңлый мине миләшкәем
Авыр кичерешләрем.
Көзге кырау балландырды
Аның да җимешләрен.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың.
Сөйлә миңа, яшермичә
Иң кадерле уйларың, миләшкәем.

Другие названия этого текста
  • Золфия Минхажева - Милэшкэем (0)
  • Золфия Минхажева - Милэшкаем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Милэшкэем Милэшкэем
    Милэшкэем. Anfisa983. SubscribeSubscribedUnsubscribe 46. Subscription preferences. Loading ...
  • Зульфия Минхажева Нилер булды сина, голем Зульфия Минхажева Нилер булды сина, голем
    Зульфия Минхажева Нилер булды сина, голем. Anfisa983. Subscribe SubscribedUnsubscribe 46. Subscription ...
  • Су боскан Артаулны Су боскан Артаулны
    Милэшкэем - Duration: 4:08. by Anfisa983 1,697 views. 4:08 ... Зульфия Минхажева Нилер булды сина ...
  • Миляшкаем монсуланма Миляшкаем монсуланма
    Актеру (Г.Михайлову) на момент съемки было 33 года или что-то около того, его осознанно состарили под "непереходящий" возраст де ...