Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

золфэт зиннуров - нишләдек без, туганнар? | Текст песни

1.Үткән саен гомер караңгырак,
Усалрак, хаман бураннар.
Җан да тартмый,кан да тартмый бүген,
Ерагая гына туганнар.
Аларның тик файдалысын гына,
Үз курәбез, якын итәбез
Яраларын җиде ятлар кебек
Сәләмен дә алмый үтәбез.

Ә син мине гаеп итмәссеңме,
“туганым” дип дәшсәм әгәр дә?
Нишләтте бу каһәр суккан заман,
Нигә төштек мондый хәлләргә?

2.Күрим, дисәң, ерак туганымны,
Мал бүләргә чыксын җай гына.
Мин дә сезнең нәсел әле диеп,
Эт тә, бет тә килә яныңа.
Бер-беребез өчен яну, төю,
Сөенүләр куптән онытылган.
Көнчелекнең суык бөтеннәре
Бәгырләргә таштай утырган.

Ә син мине гаеп итмәссеңме,
“туганым” дип дәшсәм әгәр дә?
Нишләтте бу каһәр суккан заман,
Нигә төштек мондый хәлләргә?

3.Бөтенесен күреп үсәләр бит,
Рәнҗемәсме безгә балалар.
Сүнеп бетсә нәсел учаклары,
Алар каян җылы табырлар?


Другие названия этого текста
  • [RLツ] Зиннур - Нишләдек без, туганнар? (0)
  • Зиннур - Кәхәр суккан заман (0)
  • Зиннур - НИГӘ ТӨШТЕК МОНДЫЙ ХӘЛЛӘРГӘ? (0)
  • золфэт зиннуров - нишләнек без, тугандар? (0)
  • золфэт зиннуров - нишләдек без, туганнар? (0)
  • Зиннур - э син мине гаеп итмэссенме. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-