Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Золэйлэ - Кит инде, Юк кил, кил, кил инде | Текст песни

Бер бакчага йөргән идек
Кечкенә чагыбызда.
"Минем белән уйна" диеп
Бәйләнә идең шунда.

Кит, кит, кит инде,
Бәйләнмә инде!
Үзең генә уйна!
Янымда торма,
Кулымнан тотма!
Кирәк түгел син миңа!

Без мәктәптә укыганда
Гел елмайдың ерактан.
Хатларыңда, сүзләреңдә
Һаман бер сүз: "Яратам".

Кит, кит, кит инде,
Бәйләнмә инде!
Башкаларга кара!
Янымда торма,
Кулымнан тотма!
Тиң түгел син миңа!

Ничә еллар сине шулай
Аңламыйча яшәдем.
Хушлашканда китердең син
Матур чәчәк бәйләмен.

- Саубул, җаным, мин китәм.
Бәхетле бул, күрешә алмабыз бүтән.

Кил, кил, кил инде,
Юксынам сине!
Янымда бул, иркәм!
Сызлана йөрәк,
Син генә кирәк!
Калдырма, үтенәм!

Кил, кил, кил инде,
Юксынам сине!
Янымда бул, иркәм!
Сызлана йөрәк,
Син генә кирәк!
Калдырма, үтенәм!

Мәнгелеккә...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-