Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Золэйлэ - Котэм | Текст песни

Мин бит сине, мин бит сине бакчада күргән идем.
Син гөлбакчада иң гүзәл гөлгә тиң дигән идем.
Тик син, ник син миңа бер дә күз сирпеп карамадың?
Карадың бугай, тик гөлгә тиң итеп санамадың.

Син дә мине, син дә мине, син дә мине ярат әле.
Мине сөймисеңдер дигән шигемне тарат әле.
Өзелеп ярат әле.

Мин бит сине, мин бит сине гөлләр кочаклап көтәм,
Син дә бер килерсең диеп ышанам, өмет итәм.
Тик син, ник син гөлбакчадан гел китеп югаласың?
Югалып башкайларымны кайгыларга саласың.

Син дә мине, син дә мине, син дә мине ярат әле.
Мине сөймисеңдер дигән шигемне тарат әле.
Өзелеп ярат әле.

Мин бит сине көтәм, көтәм.
Килерсең диеп ышанам hаман.
Тик син, ник син күрмисең мине?
Көтәм, көтәм. Ышанам hаман.
Кил, җаным, өзелеп ярат.
Ярат.

Мин бит сине, мин бит сине Аллама тиңлимен,
Пешкән алмадай учыма төшүеңне телимен.
Тик син, ник син әллә инде минем өчен пешмисең?
Алмадай өзелеп hаман учларыма төшмисең!

Син дә мине, син дә мине, син дә мине ярат әле.
Мине сөймисеңдер дигән шигемне тарат әле.
Өзелеп ярат әле.

Көтәм...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-