Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез,
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез.
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә,
Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез,
Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез.
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен,
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
Кадерле кәләш белән кияү!
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Золэйлэ еще тексты
Видео
Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар. Kunakclub .... Золэйлэ - Кояш булып кол - Duration : 4:14. by TMTVchannelKAZAN 3,540 views. 4 ...
Оценка текста
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4