Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ЗоЛэйЛэ - Әтиемә | Текст песни

1) Балам диеп бирдең назың,
Җылы җиле бу дөньязның.
Синең кызың – киек казың –
“Әтием” дип җырлар җырлый.

кушымта:
Әти, әти, әтекәем,
Озын булсын гомер язың.
Тәңре күктән моны сорый
Синең кызың, киек казың.

2) Син – әнигә хәләл өлеш,
Безгә исә – алтын көмеш.
Уңыш белән гел-гел күреш –
Шуны теләп дога укыйм.

кушымта:
Әти, әти, әтекәем,
Озын булсын гомер язың.
Тәңре күктән моны сорый
Синең кызың, киек казың.

3) Еллар килә. Гомер уза.
Җир искерә. Күкләр туза.
Һәрчак тиң бул, әти, язга,
Шатлыклардан мәхрүм итмә.

кушымта:
Әти, әти, әтекәем,
Озын булсын гомер язың.
Тәңре күктән моны сорый
Синең кызың, киек казың.

Әй, әти, әти, менә без дә үсеп җиттек...
Без сине шундый, шундый нык яратабыз!
Тәрбияләп аякка бастырганың өчен,
Сабыр hәм мәрхәмәтле булганың өчен,
Чын күңелдән рәхмәт укый синең кызың – киек казың.

Другие названия этого текста
  • ЗоЛэйЛэ - Әтиемә (1)
  • ЗөЛәйЛә - Әтиемә (0)
  • Әтиемә! - "Синең кызың-киек казың" (0)
  • Этиемэ - Синен кызын коек казын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-