Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Золэйлэ - Тукта | Текст песни

Пыяла ватылган тавыш ишетелә.
Ул сөюнең бетүен хәбәр итә.
Йөрәкне яндыра төзәлмәслек яра.
Мәхәббәт моңсу елмаеп китеп бара.

Тукта! Кызма! Сабыр ит. Чыда!
Уйлап тап, җаен тап, булдыр!
Сиңа язган сине табыр, сиңа булыр.

Күзләрдән бөркелә ачулы караш.
Җылы йөрәк урынына салкын таш.
Мәхәббәт дәфтәре бик озак язылды
Һәм көтмәгәндә урталайга ертылды.

Тукта! Кызма! Сабыр ит. Чыда!
Уйлап тап, җаен тап, булдыр!
Сиңа язган сине табыр, сиңа булыр.

Мәхәббәт кире кайтыр, ә бәлки, кайтмас,
Йөрәкләрдә өмет чаткысы югалмас.
Вакыт ярдәм итә барысын онытырга.
Кызмаска кирәк, бераз суынырга.

Тукта! Кызма! Сабыр ит. Чыда!
Уйлап тап, җаен тап. Ну, булдыр!
Сиңа язган сине табыр, сиңа булыр.


Другие названия этого текста
  • Зө-Ләй-Лә - Тукта (0)
  • Золэйлэ - Тукта (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-