Озак торды атым, чапмады,
Борылышты чак-чак атмады.
Кыңгыраулар тагып
Уфа урамнарын
Чәчкәләргә күмеп булмады.
Озак торды атым, чапмады.
Озак торды атым, чапмады,
Тауларга менәлми абынды.
Сөйгән ярлар белән
Кышкы бураннарда
Адашты, ялгышты, юл тапмады.
Озак торды атым, чапмады,
Озак торды атым, чапмады,
Тормыш авыр, чак-чак атлады.
Зәңгәр тасмаларны,
Бәллүр бокалларны,
Сихри шампаннарны ватмады.
Озак торды атым, чапмады,
Озак торды атым, чапмады,
Чатыр тәрәзәдән карады.
Ярсып атламады,
Тәртәләр ватмады,
Чылбырлар өзмәде, сатмады.
Озак торды атым, чапмады.
Зохра Шарифуллина еще тексты
Другие названия этого текста
- Зохра Шарифуллина - Озак торды атым чапмады (0)
- Нәфкать Нигъмәтуллин - Озак торды Атым чапмады (0)
- Нигматуллин Нафкат - Озак торды атым чапмады (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1