Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөһрә Сәхәбиева - Балан | Текст песни

Кара урман, сары ялан
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан
Каерып сындыралар

Әнкәй күңеле елап кала
Аны ник сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар.

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була,
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам
Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, бәпкәм

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам

Зөһрә Сәхәбиева еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1