Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөһрә Сәхәбиева - Сибелде сәйләннәре | Текст песни

Чык шикелле җемелдәшә
Муенсам сәйләннәре.
Күз алдымнан һич тә китми
Кояш кебек гел елмаеп
Каршыма килгәннәре.

Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.

Муенсамны тага алмыйм —
Таралды сәйләннәре.
Җаннарыма канат бирә
Чәчләремнән сыйпап, сыйпап
«Бәгырем!» — дигәннәре.

Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.

Муенсамның төймәләрен
Тезәрбез икәү бергә.
Ике йөрәк бергә булгач
Мәрҗәннәрен, сәйләннәрен
Йөрмәбез коеп җиргә.

Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.

Другие названия этого текста
  • Алсу Хисамиева - Сибелде сэйлэннэрем (1)
  • Алсу Хисамиева - Сибелде сәйләннәрем (0)
  • Алсу Хисамиева - Сибелде сәйләннәре (0)
  • Зөһрә Сәхәбиева - Сибелде сәйләннәре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-