Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөһрә Шәрифуллина - Яшәргә дә әле, яшәргә | Текст песни

Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын ниләр бар соң?
Гомердән дә кыска нәрсә бар?

Гомер береү, икеү түгел гомер,
Яшенәрдәй кирәк яшнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.

Ай белмибез кадерләрен аның,
Йөгереп кенә үтеп китә ул.
Йөзебезгә җыерчыклар сала,
Чәчебезгә чаллар кертә ул.

Гомер береү, икеү түгел гомер,
Яшенәрдәй кирәк яшнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.

Көйләрнең дә моңы бетеп бара,
Кешеләрнең дә көче югала.
Ниләр булды икән бу гөлләргә?
Нәрсә булды икән дөнъяга?

Гомер береү, икеү түгел гомер,
Яшенәрдәй кирәк яшнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-