Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зульфат Зиннуров (тат) - Нишлэдек без,туганнар | Текст песни

Усалрак, хаман бураннар.
Җан да тартмый,кан да тартмый бүген,
Ерагая гына туганнар.
Аларның тик файдалысын гына,
Үз курәбез, якын итәбез
Яраларын җиде ятлар кебек
Сәләмен дә алмый үтәбез.

Ә син мине гаеп итмәссеңме,
“туганым” дип дәшсәм әгәр дә?
Нишләтте бу каһәр суккан заман,
Нигә төштек мондый хәлләргә?

2.Күрим, дисәң, ерак туганымны,
Мал бүләргә чыксын җай гына.
Мин дә сезнең нәсел әле диеп,
Эт тә, бет тә килә яныңа.
Бер-беребез өчен яну, төю,
Сөенүләр куптән онытылган.
Көнчелекнең суык бөтеннәре
Бәгырләргә таштай утырган.

Ә син мине гаеп итмәссеңме,
“туганым” дип дәшсәм әгәр дә?
Нишләтте бу каһәр суккан заман,
Нигә төштек мондый хәлләргә?

3.Бөтенесен күреп үсәләр бит,
Рәнҗемәсме безгә балалар.
Сүнеп бетсә нәсел учаклары,
Алар каян җылы табырлар?

Зульфат Зиннуров (тат) еще тексты


Другие названия этого текста
  • Зульфат Зиннуров - Нишлэдек без,туганнар (1)
  • Зульфат Зиннуров (тат) - Нишлэдек без,туганнар (0)
  • ЗИННУР - Туганым (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1