1)Очраштык бит көтмәгәндә —
Карадың да елмайдың.
Икәү бергә елмаюдан
Яме артты дөньяның.
Бәхет җитә дөньяда
Сиңа да, миңа да.
Чын мәхәббәт нурын сибә
Сиңа да, миңа да.
2)Очраштык бит көтмәгәндә —
Өмет тулы йөрәгем..
Сизми калдым — ахры, сиңа
Гомерлеккә бәйләндем.
3)Очраштык бит көтмәгәндә —
Карадың да елмайдың.
Икәү бергә елмаюдан
Яме артты дөньяның.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1