Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зульфия Валеева & Артур Мингазов - Бердәнберем | Текст песни

Айны алып бирер идем,
Айсыз калыр дөнья.
Кичке шәфәкъ ялкыныдай
Минем хисләр яна.
Шәфәкъ ялкыныдай яна.

Бердәнберем диеп сине
Учларымда йөртәм.
Миңа булган карашларың
Нигә салкын иркәм.

Безне өзелеп сөйгәннәрне
Яратмыйбыз икән.
Яраттырыр өчен бүген
Ник соң синнән китәм.
Яратылыр өчен китәм.

Бердәнберем диеп сиңа
Әйтмәм инде бүтән.
Син булмаган юлларымда
Бәхет көтәр микән.

Меңнәр арасыннан күзләп
Тапканымны аңлап.
Үзең эзләп тапкач кына
Ачылырмын,ярат
Ышанасы килә.

Шуңа кадәр юлым ерак
Айсыз әле дөнья.
Күңел дулкыннары гына
Бер шаулый да тына.
Бердәнберем диеп миңа
Син әйтерсең,беләм.
Тормышымның һәр көнендә
Мин бит синең белән.
Гомеремнең һәр көнендә
Син бит минем белән.
Бердәнберем!

Зульфия Валеева & Артур Мингазов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-